+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Мин — укучы!
9 ноябрь 2019, 13:50

Җыелган акчасын укытучысына бүләк иткән

9 яшьлек малайның мондый гамәле күпләрне тетрәндергән.

Флоридада яшәүче 9 яшьлек Паркер Уильямс яраткан укытучысы Мэри Холл Чемберска үзенчә рәхмәт белдерергә уйлаган. Малай туган көненә җыелган акчалардан 15 долларны (безнең акча белән 956 сум тирәсе) кәгазьгә беркетеп, мондый сүзләр язган:
“Кадерле миссис Чемберс! Мин укытучыларга хезмәтләре өчен тиешенчә түлиләр дип уйламыйм”.
Укытучыны бу хәл бик тетрәндергән, әлбәттә. Ләкин ул укучысына акчаны кире кайтарган.
“Мин моны кабул итә алмыйм, шулай да изге гамәлең өчен рәхмәтлемен, Паркер. Синең кебек балалар мине эшкә рухландыра да инде”, - дигән педагог.
Малайның әти-әнисе улларының укытучысының авыр хезмәтен бәяли белүе, аңа рәхмәтле булуы өчен бик сөенгәннәр.
“Без Паркерны һәм аның ике өлкән абыйсын кешеләргә игелекле булырга өйрәтеп үстерәбез”, – дип язган әтиләре социаль челтәрләрдә.
Фото: psychologos.ru
Читайте нас: