+12 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Мин — укучы!
10 ноябрь 2019, 17:10

12 яшьлек малай янына янгын сүндерүчеләр килеп кергән...

Көтелмәгән хәлдән картәнисе шакката.

Дондагы Ростовта 12 яшьлек Максим ел буена янгын сүндерүчеләргә шалтыраткан. Тумыштан күрү сәләтеннән мәхрүм малай Мәскәү өлкәсендәге интернатта укый, ә каникуллар вакытында Ростовка әбисе янына килә.
Кешеләр белән аралашу җитмәүдән, үзен ялгыз тоюдан Максим көн саен 112 номерына шалтыратырга гадәтләнеп китә. Ул янгын сүндерүчеләргә “Хәерле иртә!”, “Көнегез уңышлы үтсен!” “Чәйләрегез тәмле булсын!” дигән теләкләр әйтеп, тизрәк телефонны куярга ашыга.
Шулай ел буена дәвам итә. Диспетчерлар моны шаяру дип кабул итә, билгеле. Ә беркөнне диспетчерларның берсе малайны сөйләндерә. Аның сәламәтлеге буенча мөмкинлеге чикле бала булуын, тома ятим, иң якын кешесе — картәнисе икәнлеген, адресын белә.
Күп тә үтми Максим янына, тәмле күчтәнәчләр белән, шәһәрнең 10нчы янгын сүндерү-коткару бүлеге хезмәткәрләре килеп керә. Картәнисе көтелмәгән хәлдән шакката. Ә малай очрашуга чиксез шатлана. Аны подъезд алдында торган янгын сүндерү машинасы янына алып чыгып, барлык җиһазларны һәм инструментларны тотып карарга рөхсәт иттәләр. Кызганычка каршы, ул боларның берсен дә күрми.
Хәтта частька алып барып, хезмәтнең бик авыр һәм җитди булуын төшендерәләр. “Ашыгыч ярдәм номерларга болай гына шалтыратырга ярамый, чөнки бу вакытта кемгә дә булса чыннан да ярдәм кирәк булырга мөмкин”, —ди янгын сүндерүчеләр.
Малай киләчәктә шаярмаска һәм әбисен тыңлашырга сүз биреп калган.
Фото: rg.ru
Читайте нас: