+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Мин — укучы!
11 ноябрь 2019, 16:40

"Улым белән горурланам!"

Бүген башкалада кешеләрне коткарган герой-балаларны тәбрикләделәр.

Бүген Дәүләт җыелышы-Корылтайда гадәттән тыш хәлләр вакытында балаларны һәм өлкәннәрне коткарган герой-балаларны тәбрикләү тантанасы үтте. Анда Башкортстан парламенты Рәисе Константин Толкачев, Русия Федерациясе Милли гвардиясе гаскәрләре федераль хезмәтенең Башкортстан буенча идарәсе начальнигы урынбасары Семен Шарапов, Дәүләт җыелышы-Корылтайның Мәгариф, мәдәният, спорт һәм яшьләр сәясәте комитеты рәисе Раил Әсәдуллин катнашты.
Тантаналы чарага Уфадан, шулай ук, республиканың Әлшәй, Архангель, Баймак, Бәләбәй, Зианчура, Кушнаренко, Стәрлетамак, Шаран районнарыннан 7 яшьтән 17 яшькә кадәр 12 мәктәп укучысы чакырылган иде. Алар барысы да иң хәвефле, куркыныч мәлдә батырлык күрсәткән — кеше гомерен саклап калган.
Уфадан 16 яшьлек Дмитрий Давидюк һәм 14 яшьлек Рәмзил Шәрипов — “Гомерне коткару өчен”, Кушнаренко районыннан 12 яшьлек Айнур Якубов “Коткарганда батырлык өчен” медальләре белән бүләкләнделәр. 9 укучыга Русия Коткаручылар берлеге грамоталары, истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Кушнаренко районының Тарабирде авылында яшәүче Айнур Якубов быел апрель аенда, дуслары белән уйнап йөргәндә, бер малайның сулы тирән чокырга егылып төшүен күреп кала. Ул шунда ук ярдәмгә ташлана. Корыган әрекмән ботагын сындырып, малайга суза һәм аны тартып чыгара. Суга тончыккан малай инде тын алмый башлаган була. Тиз арада Айнурның әти-әнисен чакыралар. Авылдагы шәфкать туташы беренче медицина ярдәмен күрсәтә. Малай аңына килә, тын ала башлый...
— Дүрт улым арасында Айнур — төпчегем. Аның яшьтәше суга батканда ярдәм кулы сузуы, гомерен саклап калуы өчен горурланам. Киләчәктә дә кешеләргә кирәкле, ярдәмчел булсын иде, — диде Айнурның әнисе Гөлнара Якубова.

Бүләкләү тантанасыннан соң, балалар Дәүләт җыелышы-Корылтай музее, законнар чыгару органының эшчәнлеге белән танышты. Кыю йөрәкле кызлар һәм егетләргә бергәләшеп фотога төшү, чәй табыны артында аралашу форсаты да тиде.
Читайте нас: