+12 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Мин — укучы!
15 ноябрь 2019, 17:45

Тырышлар, өлгерләр һәм сәләтлеләр

“Әллүки”челәр Уфаның 65нче Татар гимназиясендә булды.

Кичә без, “Әллүки”челәр, Уфаның 65нче Татар гимназиясендә журналыбызны даими алдырып укучы дусларыбызның уку яңалыклары, гимназия тормышы белән таныштык.
3нче сыйныф укучыларының “Татар риторикасы” дәресе башланырга гына торган чагы иде. Сыйныфка килеп керүгә үк татарча “Исәнмесез!” дип сәламләп каршы алуларына бер сөенсәк, балаларның һәммәсенең кулында “Әллүки” журналын күреп, янә шатландык. Өченчеләр сыйныф белән журналны алдыра, анда басылган хикәләрне, шигырьләрне яратып укый, башваткычлар чишә. Башка мәктәпләрдә укучы балалар, сәләтле яшьтәшләре турында да кызыксынып укый икән алар.
Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Лилия Фаткуллина әйтүенчә, өченчеләр үзләре дә бик тырыш, актив. Берсе — каләм тибрәтә, икенчесе —матур итеп рәсем төшерә, өченчесе җыр-биюгә оста. Лилия Рәис кызы җитәкчелегендәге яшь хәбәрчеләр түгәрәгендә бик теләп шөгыльләнүчеләр дә бар.
Сыйныфта күпләр республика күләмендә билгеле “Ләйсән” фольклор ансамблендә шөгыльләнә. Җитәкчеләре Чулпан Мидхәт кызы сәләтле кызлар һәм малайларны төрле бәйгеләргә йөртә. Әлеге ансамбль һәм аның матур җиңүләре турында “Әллүки”нең алдагы саннарында танышырсыз.
Фото: Динар Кәлимуллин.
Читайте нас: