+16 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Мин — укучы!
17 ноябрь 2019, 15:35

Тугыз яшендә - университет дипломы…

Тиздән вундеркинд малай дөньяда иң яшь югары белем иясе булачак.

Нидерландның Амстердам шәһәрендә яшәүче тугыз яшьлек Лоран Эйндховенск технология университетында электротехник инженерия факультетында белем ала һәм тиздән кулына диплом алачак.
Лоранның белем алу тизлеге һәммәсен шаккатыра. Ул 4 яшендә укырга төшә һәм 8 яшендә мәктәпнең бөтен программасын “җиңә”. 2019 елның мартында Лоран университетка укырга керә, ә инде агымдагы елның декабрендә финал проектын яклап, бакалавр дипломын алырга әзерләнә. Малай нибары тугыз ай эчендә дүрт елга исәпләнгән катлаулы техник курсны өйрәнгән. Әлеге программа хәтта студентлар өчен дә бик авырдан санала икән.
Инженер-электротехник белгечлеге буенча диплом алучы Лоран әлеге университет тарихында беренче иң яшь чыгарылыш студенты булачак. Әлегә кадәр бу рекордны 1994 елда Алабама штатының университетын тәмамлаган 10 яшьлек америкалы Майкл Кирни куйган була.
Вундеркиндның әти-әнисе - 37 яшьлек стоматолог Александр һәм 29 яшьлек офис-менеджер Лидия. Алар әйтүенчә, Лоранның башка балалар кебек түгеллегенә иң элек әбисе белән бабасы игътибар иткән. "Бәлки, йөклелек вакытында бик күп балык ашавым сәбәпле, бала гениаль сәләткә иядер", - дип көлә малайның әнисе.
Лоран фотографик хәтер сәләтенә ия, ягъни аңа нәрсәнедер исендә калдыру өчен бар караш ташлау җитә. Яраткан фәне - математика.
Университет дипломын алганнан соң, Лоран нинди дә булса билгеле дөнья университетында докторлык дәрәҗәсен алырга ниятли. Хәзерге вакытта берничә университет җитәкчелеге вундеркинд малайны кабул итәргә әзер булуын белдергән. Лоран үзе медицина өлкәсен сайларга, ясалма органнар булдыру белән шөгыльләнергә тели. Беренче чиратта, аны йөрәк өлкәсе кызыксындыра. Чөнки малайның иң зур хыялы – йөрәк авыртуына еш зарланучы әбисе белән бабасына ярдәм итү.
Фото: ачык чыганаклардан.
Читайте нас: