+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Мин — укучы!
18 ноябрь 2019, 17:10

Өйгә эшне кибеттә әзерләгән...

Электроника кибете малайны кызганып, ике планшет бүләк иткән.

Бразилия мәктәпләренең берсендә укучы 10 яшьлек Уильям Сантьяго техника кибетенә кереп, географиядән өйгә эшләрен әзерли торган булган. Аның турында социаль челтәрләрдә видеоролик та тарала. Башта малай витринага куелган телефонны куллана, аннан хезмәткәрләр балага планшет тәкъдим итә.
Сатучы аның нәрсә белән шөгыльләнүен сорагач, башта малай каушап кала. Өйгә эшне башкару өчен аңа10 минут вакыт кирәк була, кыюлыгын җыеп ул гаджеттан файдаланырга рөхсәт сорый.
Видеоролик Интернет челтәрендә таралганнан соң, компания тырыш малайга ике планшет бүләк итә.
Уильям укыган мәктәптә 278 укучы белем ала, ә планшет нибары 12 балага гына җитә. Моннан тыш, Интернеттан мәктәп советы тиешле рөхсәт биргәч кенә файдаланып була икән.
Фото: социаль челтәрләрдән.
Читайте нас: