+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Мин — укучы!
23 ноябрь 2019, 16:00

Ирек Зарипов — Татар гимназиясе кунагы!

Дөнья чемпионы укучыларны үз мисалында каршылыкларны җиңәргә, бирешмәскә өндәде.

Яңа уку елыннан республика Башлыгы Радий Хәбиров Башкортстанда укучылар өчен биш көнлек уку атнасын кертте. Мәктәпләрдә тематик шимбәләр уздыру — укучыларның ялын файдалы һәм фәһемле итү өчен оештырылган максатлы эшләрнең берсе.
Бүген, тематик шимбә чаралары кысаларында, Уфаның 84нче Татар гимназиясендә Паралимпия уеннары чемпионы Ирек Зарипов белән бик матур очрашу үтте. Анда Уфа шәһәренең “Мир” инвалидлар оешмасы рәисе Владимир Горбунов та катнашты.
Юл һәлакәтендә ике аяксыз калган дөнья чемпионы, күренекле җәмәгать эшлеклесе һәм батырлык үрнәге булган якташыбыз сәламәтлеге какшау нәтиҗәсендә туган тормыш сынаулары һәм аларны рух ныклыгы белән җиңеп чыгып, зур уңышларга ирешә алуы хакында сөйләде.
Ирек Зарипов 17 яшьлек чагында мотоциклда 9 тонналы "МАЗ" машинасына килеп бәрелә. Табиблар аны коткара, әмма аякларын саклап кала алмый. Рух ныклыгы, якыннарының ярдәме аркасында ул аяксыз яшәргә өйрәнә, спортта һәм сәясәттә югары үрләр яулый.
—Уңышка ирешер өчен яраткан эшең белән даими һәм тырышып шөгыльләнергә кирәк, — диде спортчы.
Дөнья чемпионының тормыш тарихын укучылар дулкынлану, соклану хисләре белән тыңлады.
— Мондый очрашулар зур әһәмияткә ия. Безнең гимназиядә сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикле дистәгә якын укучы белем ала. Данлыклы якташыбыз бүген үз мисалында каршылыкларны җиңәргә, бирешмәскә өйрәтте, —диде гимназия директоры Равил Идрисов.
Ирек Зарипов белем учагында мондый балалар өчен тудырылган шартларга, уңайлыкларга югары бәя бирде. Спортчы мөмкинлекләре чикле балалар белән аралашты, аларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде.
Ә соңыннан гимназия коллективы, кунаклар белән бергәләп, инвалидларның спорт туризмы турында “Это мой выбор” документаль фильмын карады. Кызлар һәм малайлар спортчыга үз куллары белән эшләгән истәлекле бүләкләрне тапшырды.
Читайте нас: