+12 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Мин — укучы!
8 декабрь 2019, 17:15

Өлкәннәргә дә үрнәк син, Алинә!

Салават районында 6нчы сыйныф укучысы кул акчасын җыя барып, ятим балаларны сөендергән.

Салават районының Малаяз мәктәбе укучысы Алинә Шәяхмәтова кесә акчаларын җыя барып, приютта тәрбияләнүче балаларга бүләк ясаган. Бу хакта “Салават җирендә” район гәзите яза.
Алинә 1 нче санлы мәктәпнең алтынчы сыйныфында укый. Ул — "Бергә" район хәрәкәте волонтеры.
Кыз акча җыю өчен “копилка” ясап куйган һәм кибеттә нәрсәдер алганнан соң калган вак акчаларны шунда җыя барган. Алинәнең мең сумнан артык акчасы җыелып китә. Кыз бөтен суммага төсле каләмнәр, ручкалар, буяулар, пумала, альбомнар сатып алган һәм аларны "Шоңкар" үсмерләр һәм яшьләр клубына алып килгән. Анда кечкенә бүләкләрен приютка яки мәктәп-интернатка бирүләрен сораган.
"Мин ятим балалар турында тапшыру карадым. Аларга бераз гына булса да ярдәм күрсәтәсем килде. Алар да сөенсеннәр!" — дигән игелекле кыз.
Үсмерләр клубында Алинәгә рәхмәт белдереп, аның бүләкләрен Боксит мәктәп-интернатына тапшырганнар.
Фото:na-zemle-salavata.rbsmi.ru
Читайте нас: