+12 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Мин — укучы!
10 декабрь 2019, 12:30

Яшь геройларны Казанда бүләкләделәр

Герой балалар арасында Башкортстаннан 10 укучы бар.

Герой балалар арасында Башкортстаннан 10 укучы бар.
Казанда узган кечкенә геройлар форумында Идел буе федераль округыннан 19 герой баланы хөрмәтләделәр. Алар арасында Башкортстаннан 10 укучының да булуы аеруча шатлыклы . Алар барысы да "Яшь герой”исеменә лаек булды.
Алар үзләре дә бала гына әле, әмма инде геройлык эшләргә өлгергәннәр. Башкортстан буенча “Яшь гвардия” хәбәр итүенчә, аларның кыюлыклары һәм батырлыклары аркасында гомерләр коткарылып калган. Әйтик, 2017 елның маенда Шаран районыннан 12 яшьлек Артем Урсаев һәм 13 яшьлек Илгиз Далҗанов салда аягы таеп, тирән сулыкка егылып төшкән 2нче сыйныф укучысын коткарган.
Бишбүләк районыннан 12 яшьлек Инсаф Мигранов батучы кешегә ярдәмгә килгән. Көймәдә йөзеп йөргәндә, ул җирдә тын ала алмый интегеп яткан өлкән ирне күреп кала. Соңыннан ачыклануынча, ирдә астма өянәге башланган була. Малай югалып калмый, үз көймәсендә пенсионерны тиз генә икенче ярга алып чыга, анда аларны коткаручылар бригадасы каршы ала.
Киләсе 2020 елда Башкортстанда өченче тапкыр “Кечкенә геройлар форумы” узачак. Аны “Бердәм Русия” партиясенең “Яшь гвардия” төбәк бүлеге оештыра.
Фото: "Башинформ" агентлыгы.
Читайте нас: