+12 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Мин — укучы!
13 декабрь 2019, 17:35

Яңа елга әзерләнәсеңме, Кыш бабай?

Борай районнан Алия исемле кыз Кыш бабайга хат язган. Сез дә укып карагыз әле...

Исәнмесез, Кыш бабай һәм Карсылу! Сезгә үзенең кышкы сәламнәрен юллый Алия Насыйрова. Ничек хәлләрегез? Нәрсәләр эшләп ятасыз? Яңа елга әзерләнә башладыгызмы әле?
Ә безнең Борай авылында кар бөтен җирне каплады, кыш сизелә башлады. Без калын киемнәр киеп, урамда рәхәтләнеп уйныйбыз. Кем тау шуа, кем кар бәрешә. Уйнаганда, барыбызның да бите суыктан кып-кызыл була!
Уйлап карасаң, 2019 ел үтеп тә китте инде. Мин шул вакыт эчендә 3нчедән 4нче сыйныфка күчтем. Көндәлегемдә — “4”ле һәм “5”ле билгеләре. Ышанмасагыз, килгәч ачып карарсыз.
Укудан тыш, Борай Балалар иҗат йортының “Вокал” һәм “Яшь хәбәрчеләр” түгәрәкләрендә шөгыльләнәм. Анда төрле конкурсларда катнашам.
Кыш бабай, синең тылсым көчең нык! Шуңа да балаларның бөтен хыялларын чынга ашырасың. Минем дә сиңа үтенечем бар. Беренчедән, барлык туганнарыма, дусларыма тазалык, бәхет, шатлыклар алып кил. Икенчедән, миңа күп итеп кәнфитләр һәм бүләккә тимераяк алып килсәң иде. Бабакай, мин сине түземсезлек белән көтәм!
Борайдан Алия Насыйрова.
Фото:ratatum.com

Читайте нас: