+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Мин — укучы!
14 декабрь 2019, 11:37

Беренче урын Туймазы укучыларында!

Карамалы-Гобәй мәктәбе укучылары халыкара фәнни-гамәли конференциядә яхшы нәтиҗәләр күрсәтте.

Туймазы районының Уфа дәүләт нефть техник университетының халыкара фәнни-гамәли конференциясендә җиңү яулаган. Азамат Габдуллин һәм Айбулат Фәррахов “Мәктәптә фәнни-техник иҗат” секциясенең “Физика” төркемендә беренче урынга ия булган. Бу хакта “Туймазинский вестник” гәзите хәбәр итә.
Тугызынчы сыйныф укучылары 11 сыйныфны тәмамлаганнан соң физик-техник юнәлешкә укырга керергә планлаштыра. Малайлар әйтүенчә, аларга физика һәм информатика белән шөгыльләнү ошый. Ә Уфада узган конференциядә алар “Бензин сыйфатын тикшерү һәм бәяләү” темасы буенча доклад тәкъдим иткәннәр. Азамат белән Айбулат Туймазы районының автозаправка станцияләрендәге бензинның сыйфатын өйрәнгән, шулай ук гражданнардан социаль сораштыру үткәргән. Укучыларның фәнни җитәкчесе - физика укытучысы Зилә Төхвәтуллина.
– Районның бензин сыйфаты күрсәткечләрен тикшергәннән соң, без барлык үрнәкләрнең дә кайбер параметрлары буенча аерылып торуына, әмма стандартка туры килүе турында нәтиҗә ясадык, – ди егетләр.
“Мәктәптә фәнни-техник иҗат” секциясе университетта сигезенче ел рәттән уза. Бу юлы анда 350 укучы катнашты. Алар гомуми белем бирү программалары буенча да, фән һәм техника юнәлеше буенча да үз докладларын тәкъдим иттеләр. Конкурс җиңүчеләре һәм призерларына дипломнар тапшырылды, алар БДИга өстәмә 10 балл сыйфатында исәпләнәчәк.
Чыганак: https://tv.rbsmi.ru
Читайте нас: