+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Мин — укучы!
18 декабрь 2019, 11:34

Мәктәптә снюс саткан...

12 яшьлек кыз аны үзе дә кулланган, башкаларга да тәкъдим иткән.

Чиләбе шәһәренең 35нче лицеенда 12 яшьлек кыз укучыларга снюс саткан. Ул аны үзе дә кулланган. Курчатово районы прокуратурасы хезмәткәрләре ачыклавынча, кызның әнисе бу турыда белгән, тик бернинди чара да күрмәгән. Шуңа күрә аңа ата-ана вазыйфаларын үтәмәү буенча җинаять эше кузгатылган.
Лицей директорына мәгариф турындагы законнарны бозуны бетерү турында күрсәтмә бирелгән. Ә прокуратура Чиләбе өлкәсендә снюс сату урыннарын тикшерүне игълан иткән.
Фото: ачык чыганаклардан.
Читайте нас: