+19 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Мин — укучы!
21 декабрь 2019, 12:30

“Әллүки”не көтеп алабыз!”

Уфаның 4нче мәктәбе укучылары журналга быел да дәррәү язылды.

Декабрь – күңелләргә Яңа ел рухы кергән тылсымлы чор. Нәкъ шул бәйрәм кәефе тантана иткән вакытта узып баручы елга нәтиҗәләр ясала, уңышлар барлана, алдагы елга максатлар куела.
Уфаның Затон бистәсендә урнашкан 4нче мәктәбендә белем алучы кызлар һәм малайлар өчен дә 2019 ел матур уңышлары белән тарихта калачак. Шәһәр мохитендә күңел биреп, тырышып туган телне өйрәнүче укучылар быел да укуда яхшы нәтиҗәләргә ирешкән, шәһәр, республика конкурсларында лаеклы чыгыш ясаган.
Быел мәктәптә татар теле һәм әдәбиятын 242 бала өйрәнә. Укытучылары Лилия Кәримова һәм Гөлшат Хуҗина балалар үз туган телләрен, халкыбызның матур традицияләрен, йолаларын белеп үссен өчен барлык тырышлыгын сала. Башкортстанда яшәп иҗат итүче шагыйрьләр һәм язучылар, сәнгать йолдызлары, журналистлар белән очрашулар, тел һәм әдәбият атналыклары, этношимбәләр, квестлар – тәҗрибәле укытучы апалары оештырган шундый бихисап чаралар һәрвакыт күңелле, эчтәлекле һәм фәһемле үтә.
Ә укучылары мөгаллимәләрнең тынгысыз хезмәтен укудагы, төрле чаралардагы уңышлары белән раслый. Мәсәлән, 3 сыйныф укучысы Нияз Камалов, 4нче сыйныфтан Энҗе Ибраһимова елның елында сәнгатьле шигырь сөйләү бәйгеләрендә алдынгы урыннарны яулый. Республика күләмендә үткән “Пушкин. Тукай. Мостай” рәсемнәр конкурсында 4нче мәктәп актив катнашып, алдынгы урыннар яулаган. Шушы урында мәктәп директоры Татьяна Фомичеваның һәр баланың туган телен өйрәнеп үсүе өчен зур тырышлык салуын билгеләп үтәргә кирәк. Татьяна Владимировна туган тел укытучыларының һәр башлангычын хуплый, ярдәм итә, җиңүләре өчен сөенә.
Шунысы сөенечле, әлеге мәктәптә туган телне өйрәнүче кызлар һәм малайлар “Әллүки”не яратып укый, басмага ел саен беренчеләрдән языла.
- “Әллүки”нең килүен укучылар белән түземсезләнеп көтеп алабыз. Эчтәлекле, төсле журнал дәресләр үткәрү өчен бик отышлы. Хикәяләрен, әкиятләрен укып, фикер алышабыз, башваткычлар чишәбез. “Нәни йолдызлар” рубрикасы үрнәк алу, яхшырак нәтиҗәләргә омтылу өчен файдалы, ­- ди Гөлшат Ирек кызы.
Алдагы уку елы да, быелгысы кебек үк, уңышларга, шатлыклы вакыйгаларга бай булсын, дуслар!
Динар Кәлимуллин фотолары.
Читайте нас: