+21 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Мин — укучы!
21 декабрь 2019, 11:25

Мәктәп укучысы компенсация алачак

Ул Уфада олимпиада вакытында агуланган балаларның берсе.

Стәрлетамак шәһәре прокуратурасы Роспотребнадзорның укучының агулану факты буенча мораль зыянны каплау турындагы таләбен хуплаган.
Стәрлетамактан килгән укучы кыз гыйнвар аенда Уфада биологиядән республика олимпиадасында башка укучылар белән бергә агуланган. Ул вакытта укучыларны тукландыру “Амакс Турист” отелендәге ресторанда “Ассорти” компаниясе тарафыннан оештырылган була. Сыйфатсыз хезмәт күрсәтү аркасында барлыгы 15 бала дәваханәгә эләгә.
Күзәтчелек органы туклану оешмасын җаваплылыкка тарттыруның төп сәбәбе итеп азык-төлек продуктларының “Азык продукциясе хәвефсезлеге турында”гы регламент таләпләренә туры килмәүне, шулай ук продукцияне саклау кагыйдәләрен күпсанлы бозуларны күрсәткән.
Шәһәр суды зыян күргән кызга мораль зыян өчен 25 мең сум күләмендә компенсация түләргә мәҗбүр итте.
Фото:ugra-news.ru
Читайте нас: