+12 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Мин — укучы!
24 декабрь 2019, 17:55

Башкортстан укучылары — Мәскәүдә!

Быел республикадан 114 бала Кремль чыршысында катнаша.

Бүген иртән Башкортстан укучылары Мәскәүгә — Кремль чыршысына китте. Быел республикадан 114 бала Кремль чыршысына чакыру алды.
Мәскәүгә Чыршы бәйрәменә баручы укучылар — олимпиадалар җиңүчеләре, төрле конкурслар һәм спорт ярышлары призерлары. Ил башкаласына сәфәр — уңышлары өчен үзенә күрә бүләк.
Программада балалар өчен Мәскәү буйлап экскурсияләр, һәм, әлбәттә, Кремльдә бәйрәм тамашасы каралган. Ә иң мөһиме, алар ил башкаласында башка төбәкләрдән килгән яшьтәшләре белән танышу һәм аралашу мөмкинлегенә ия булды.
Әлеге мизгелләрдә Мәскәүгә барып җиткән укучыларыбызга уңышлы сәфәр телик!
Фото: Мәгариф министрлыгының матбугат хезмәте.
Читайте нас: