+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Мин — укучы!
24 декабрь 2019, 16:45

Уфаның элиталы гимназиясендә баланы җәберләгәннәр...

Укучы кыз бу хакта әти-әнисенә әйтергә куркып йөргән.

Кеше хокуклары буенча совет әгъзасы Динар Зәйнуллин бу көздә Уфадагы белем учакларының берсендә булган сәер вакыйга турында хәбәр иткән. Бу хакта Bash.News хәбәр итә.
Уфаның элиталы гимназиясенең берсендә укучы кызның әнисе Динар Зәйнуллинга ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән. Ул үзенең 10 яшьлек кызының өлкән сыйныф укучылары тарафыннан кимсетелү, мыскыллау һәм куркытуга дучар булуы хакында сөйләгән. Укучы кызны хәтта суицидка этәргәннәр.
Бала озак вакытлар әти-әнисенә әйтмәгән. Барысын да сөйләп биргәч, әни кеше гимназиядәге социаль педагогка, хокук саклау органнарына һәм хәлне контрольгә алырга вәгъдә иткән Динар Зәйнуллинга мөрәҗәгать итә.
Кайбер өлкән сыйныф укучыларының шәхесләре инде билгеле. Кыз өйдә укытуга күчерелгән. Аның әнисе башка ата-аналарны да укучы балалары белән сөйләшергә, шундый хәлләр булмасын өчен алдан ачыклауларга чакырган.
Фото: rus.live
Читайте нас: