+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Мин — укучы!
24 декабрь 2019, 23:35

Укучыларны өй эшеннән азат итмәкчеләр

Дәүләт думасында шундый тәкъдим белән чыкканнар.

Дәүләт думасының Мәгариф һәм фән комитеты рәисе урынбасары Любовь Духанина Русия мәктәпләре укучылары өчен өй эшен гамәлдән чыгару тәкъдиме белән чыккан. Бу хакта “Мәскәү”шәһәр яңалыклар агентлыгы хәбәр итә.
Духанина моны өйгә бирелгән биремнәрне үтәргә вакыт җитмәү белән аңлата. Аның сүзләренә караганда, бу мәсьәлә илдә иң четерекле мәсьәләләрнең берсе булып тора, әмма аны хәл итү буенча бернәрсә дә эшләнми.
Элегрәк бу мәсьәләне Дәүләт думасының Мәгариф һәм фән комитеты рәисе урынбасары Борис Чернышов, шулай ук Белгород өлкәсе губернаторы Евгений Савченко да күтәреп чыккан иде.
Мәгариф министры Ольга Васильева балалар өй эшләрен башкаруга вакытны аз бүләргә тиеш, ә кирәк булганның барысын да мәктәптә өйрәнергә кирәк, дип белдерде.
Фото: социаль челтәрләрдән.
Читайте нас: