+12 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Мин — укучы!
25 декабрь 2019, 16:55

“Әллүки”гә 100 процент язылдык!

Уфаның 65нче Татар гимназиясе укучыларыннан сез дә калышмагыз, дуслар!

Безнең 65нче Татар гимназиясенең башлангыч сыйныф укучылары барысы да “Әллүки”гә язылды. Чөнки без барыбыз да бу журналны яратып укыйбыз, ай саен килгәнен зур түземсезлек белән көтеп алабыз. Әкиятләрен, хикәяләрен кызыксынып укыйбыз, ярыша-ярыша башваткычлар чишәбез, рәсемнәрен буйыйбыз. “Әллүки” белән дәресләр тагын да күңеллерәк, кызыклырак үтә.
Сез дә безнең үрнәккә иярегез, “Әллүки”гә язылыгыз!
65нче Татар гимназиясенең 2 Б сыйныфы укучылары һәм сыйныф җитәкчеләре Гүзәл Миртимир кызы Заһитова.
Фото: сыйныф архивыннан.
Читайте нас: