+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Мин — укучы!
26 декабрь 2019, 16:50

Башкортстанда ике укучы сугышкан...

Нәтиҗәдә, берсенең умыртка баганасы сынган.

Башкортстанның Чишмә авылында ике мәктәп укучысы арасындагы конфликт сугышка кадәр барып җитә. Нәтиҗәдә, берсенең умыртка баганасы сына. Бу хакта “Башинформ” агентлыгы хәбәр итә.
Вакыйга Чишмәдәге мәктәпләрнең берсендә физкультура дәресендә булган, дип хәбәр ителә.
Төбәк буенча Тикшерү комитеты тикшерү алды эшен башлаган. Тикшерүчеләр конфликтта катнашучылар, аларның ата-аналары, шулай ук мәктәпнең педагогик составы белән сөйләшү алып барачак.
“Сәламәтлеккә китерелгән зыянның авырлыгын бәяләргә, килеп чыккан хәлнең сәбәпләрен ачыкларга кирәк булачак. Аның барышын тикшерү идарәсе контрольдә тота”, ­­- дип, бу хәлгә аңлатма биргән ведомствоның матбугат хезмәте.
Фото:pikabu.ru
Читайте нас: