+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Мин — укучы!
9 гыйнвар 2020, 17:30

Ике баланы коткарган мәктәп укучысын бүләкләделәр

Елизавета Шестова өлкән апасы янына кунакка килгән була.

Санкт-Петербургта 16 яшьлек Елизавета Шестованы өчен Бөтенроссия коткару җәмгыятенең Мактау билгесе белән бүләкләделәр. Кыю кыз 6 гыйнварда Дудергоф каналында боз астына киткән ике баланы коткарган иде. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.
Елизавета боз ярылып, суга төшеп киткән тугыз һәм унбер яшьлек малайларны беренче булып күреп ала һәм тиз генә ярдәмгә килә. Кыз аларга кулын сузып, башкаларны да ярдәмгә чакыра башлый. Шуннан узып баручылар йөгереп килә, алар балаларга судан чыгарга булыша.
Елизавета Шестова Санкт-Петербургка өлкән апасы янына кунакка килгән була.
Читайте нас: