+12 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Мин — укучы!
10 гыйнвар 2020, 23:40

Дарина сынатмады!

Уфада туган телләр буенча республика олимпиадасы үтте.

Башкалада ике көн дәвамында татар, чуваш, мари, удмурт теле һәм әдәбияты буенча республика олимпиадасы үтте. Быел бәйгедә татар теле һәм әдәбияты буенча республиканың төрле район һәм шәһәрләреннән 120 укучы катнашты. Аларның 98е — урыс, ә 22се татар мәктәпләреннән килгән иде. Олимпиада барышында ана телен яхшы белүче кызлар һәм егетләр өч биремне үтәде: бирелгән тема буенча инша язды, викторина сорауларына җавап бирде һәм телдән сөйләү буенча осталыкларын күрсәтте.
Бүген Уфаның К. Ә. Дәүләткилдиев исемендәге республика интернат-гимназиясендә олимпиаданың йомгаклау тантанасы үтте. Сәхнә түренә күтәрелгән җиңүчеләр һәм призерларны Башкортстан татарлары милли-мәдәни автономиясе рәисе, Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты Римма Үтәшева, Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф идарәсе җитәкчесе Булат Зиннуров, Татарстан Фән һәм мәгариф министрлыгының төбәкара хезмәттәшлек секторы әйдәүче белгече Әлфия Әхәтова, филология фәннәре докторы, профессор, Башкортстан дәүләт педагогия университетының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире Илшат Насыйпов тәбрикләде. Быел иң-иңнәр арасында — Илеш, Балтач, Бүздәк, Чакмагыш, Борай, Миякә, Чишмә, Краснокама, Әлшәй, Бакалы, Дүртөйле районнары, Нефтекама, Стәрлетамак, Уфа шәһәрләре укучылары.
Район, республика күләмендә үткән төрле ижади бәйгеләрдә даими катнашып, матур җиңүләргә ирешүче Бүздәк кызы Дарина Ергизова олимпиадада да татар телен яратып өйрәнүен, аны тирәнтен белүен тагын бер кат раслады. Әмир мәктәбенең 8нче сыйныф укучысы бүген җиңүчеләр сафында бүләкләнде. Аның өчен әнисе Ирина Фларит кызы икеләтә сөенү һәм горурлык хисләре кичергәндер, мөгаен. Кызга кеченәдән бишек җырларын көйләп үстергән әнкәсе буларак та, ана теленең серләрен, халкыбызның күңел җәүһәрләрен ачкан укытучысы буларак та.
— Иншаны Гомәр Бәширов иҗаты буенча яздым. Мин классик әдибебезнең әсәрләрен бик яратып укыйм. Шуңа да язма эш җиңел бирелде. Ә менә викторина сораулары катлаулы гына иде, — ди Дарина.
Әлеге бәйгедә җиңүче укучыларны алда Казанда үтәчәк төбәкара олимпиада көтә. Безнең укучылар анда да сынатмас, зур җиңүләр яулап кайтыр, дип өметләнәбез.
Денис Таваев фотосы.
Читайте нас: