+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Мин — укучы!
11 гыйнвар 2020, 18:05

Тутый кошларны урамга чыгарып ташлаганнар...

Үсмер аларны кызганып, өенә алып кергән. Бу хәл шушы көннәрдә Уфаның Сипайлово бистәсендә булган.

Уфаның Сипайлово бистәсендә 11 сыйныф укучысы урамдагы чүплек янында ике тутый кош утырган читлеккә юлыккан. Бу хакта “Башинформ” агентлыгы яза.
Үсмер өшеп беткән кошларны кызганып, өенә алып кергән. Дөрес, “кунакларны” песи чак кына харап итми калган. Шуңа да малайның әнисе аларны эшенә — Уфаның гражданнарны саклау идарәсенә алып килгән.
Кыш уртасында бахыр кошкайларны урамга чыгарып ташлаган хуҗасы читлектә язу калдырган. “Кекс, вак кыргычтан чыгарылган кишер, тары, бодай, ботка, пешкән йомырка, әфлисун, җиләк-җимеш ашатырга була. Банан ярамый!”
Шунысы сөенечле, тутый кошларга яңа гаилә табылган да инде. Изге күңелле кешеләр, аларга яңа хуҗалар эзләү турында ишеткәч тә, килеп алганнар.
Кошкайларны коткаручы үсмергә дә, аларның яңа хуҗаларына да әфарин! Бахыркайларны салкын урамда калдырырга кулы барган хуҗаларга оят булсын...
Фото: "Башинформ".
Читайте нас: