+12 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Мин — укучы!
14 гыйнвар 2020, 00:05

Бөтен тарих — “Путин. 20 ел” сайтында

Владимир Путинның илгә җитәкчелек итүенә 20 ел тулуга багышланган архив альбомы яңа фотолар һәм видеолар белән тулыланган.

Аларны "Путин. 20 лет" - 20.kremlin.ru. сайтында карап була. Бу хакта Кремльнең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Сайт 2005-2009 елларга кадәр фотолар һәм видеоязмалар белән тулыланган. Тиздән башка еллардагы материаллар да ачык булачак. 600 фотосурәттән һәм 100 видеороликтан торган архивның беренче өлеше 2019 елның 30 декабрендә басылып чыкrfy.
“Путин. 20 ел" ул – архив фотографияләреннән һәм видеоязмаларыннан торган альбом, нигездә, аларны шәхси фотографлар һәм операторлар төшергән. Альбомга соңгы ике дистә елда Владимир Путинның Президент һәм Русия Хөкүмәте башлыгы буларак хезмәтен чагылдырган мизгелләр кертелде”, — дип яза Кремльнең матбугат хезмәте.
Фото:20.kremlin.ru
Читайте нас: