+12 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Мин — укучы!
15 гыйнвар 2020, 22:45

“Әллүки”гә дәррәү язылдык!

Уфа районы Алексеевка мәктәбе укучыларыннан сез дә калышмагыз, дуслар.

Безнең Алексеевка мәктәбе укучылары “Әллүки”нең һәр санын көтеп ала. Аны берничә тапкыр укып чыгалар. Әле быел гына хәреф таный башлаган беренче сыйныф укучылары да кызыксынып журнал битләрен актара. Ә инде икенчеләр үзләрен зурларча тотып, кечерәк сабакташларына ярдәмләшәләр. Кроссворд, ребус, кызыклы башваткычларның биремнәрен аңлаткан булалар. Укучылар “Үзем дә булдырам!” рубрикасын аеруча ярата, анда бирелгән эшләнмәләрне бергәләп эшлибез. Шигырьләр, әкиятләр, хикәяләр белән танышып торабыз, аларны оста итеп сәхнәләштерәбез дә әле. Журнал туган телдә сөйләшергә, фикерләү сәләтен үстерергә, кул эшләренә өйрәнергә ярдәм итә.
“Әллүки” мәктәптә генә түгел, өйдә дә туган телне өйрәнү максатыннан безгә ярдәмгә килә. Балаларына журналны яздырган өчен әти-әниләргә рәхмәтебезне белдерәбез. Ә без, туган тел укытучылары, укучыларда ана теленә сөю тәрбияләүгә, белемнәрен үстерүгә зур көч салабыз.
Резеда Хәмитова.
Уфа районы Алексеевка мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы.
Автор фотосы.
Читайте нас: