Минем бабам — Шәрифулла Рамазан улы Гафаров та, миллионлаган совет солдатлары белән бергә, илебезне дошманнардан азат итү өчен көрәшкән. Мин аның турында әти-әнием сөйләгән истәлекләрдән генә беләм.
Ул 1942нче елда Баймак районының Колчура авылыннан фронтка киткән. Польша, Белоруссиядә барган аяусыз канкоешларда катнашкан, Берлинга кадәр барып җиткән. Кыю йөрәкле бабам “Кызыл Йолдыз” ордены белән бүләкләнгән. Ике тапкыр каты яраланса да, ул бирешмәгән. 1947нче елда гына туган ягына әйләнеп кайткан. Аны шунда ук 1 Май исемендәге колхозның рәисе итеп билгеләгәннәр. Бабам тыныч тормышта да эшчән, тырыш, намуслы кеше булган. Мин аның белән чиксез горурланам!