+16 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Мин — укучы!
21 гыйнвар 2020, 19:20

Моң иленә сәяхәт

Уфаның 65нче Татар гимназиясе укучылары дулкынландыргыч чарада булган.

Бүген без, Уфаның 65нче Татар гимназиясенең 2б сыйныф укучылары, укытучыбыз Гүзәл Минтимир кызы Заһитова җитәкчелегендә, Уфа шәһәренең 5нче музыка мәктәбендә булды. Анда зур дулкынлану белән барып кергән идек. Безне, көтеп алынган кунаклар кебек, бик җылы каршы алдылар.
Ә актлар залында без чын музыка дөньясына килеп эләктек. Педагоглар һәм мәктәп укучылары бик матур концерт тәкъдим итте. Яшь музыкантлар баян, фортепиано, рояль, аккордеон, скрипка һәм башка уен коралларында уйнап, үз осталыкларын күрсәтте. Тере тавыш, матур моңнар безне әйтерсең дә әсир итте.
Музыка мәктәбеннән чыккач та бик озак сөйләшеп, концерт турында фикерләребез белән уртаклашып бардык. Бу сәяхәт безгә бик ошады!
Читайте нас: