+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Мин — укучы!
24 гыйнвар 2020, 17:25

“Рәсем сатам! Кайсыгыз ала?”

10 яшьлек малай әнисенә ипотека түләргә ярдәм итү өчен үзе ясаган сурәтләрне сата.

Төмәндә яшәүче 10 яшьлек Егор Зворыгин акча эшләү максатыннан YouTube каналында лего-мультфильмнар төшерә һәм үз рәсемнәрен сата башлаган. Малайның аз булса да акча эшләргә тырышуы — ипотека бурычын түли алмаучы әнисенә ярдәм итәсе килүдән. Аның газиз кешесе башта банктан 2 миллион сум алган. Ә аннары бурычын вакытында түли алмаудан җыелган штрафларны һәм пеняларны каплау өчен тагын 1 миллион сум акча алырга туры килгән.
“Ул банкка түли алмавыбызны күреп тора. Шуңа да үзе эшләп, миңа ярдәм итәргә тырыша, — дип сөйләгән малайның әнисе Светлана “Ура. Ру” басмасына.
Хатын 2019 елда эш урынын югалткан һәм ай саен банкка кертелергә тиеш 30 мең сумны түли алмый башлаган. Әлеге вакытта ул яңа эш эзли.
Әгәр әнисенең финанс хәле яхшырмаса, Егорга әтисенә яшәргә китәргә туры киләчәк. Аның унтугыз яшьлек абыйсы әтисе белән башка шәһәрдә яши. Чөнки гаилә башлыгы суд аша ике баланы да үзе тәрбияләү хокукын алган.
Ун яшьлек малайның әнисе белән яшәү теләге шулкадәр көчле, бала игъланнар сайтында сатуга өч рәсемен куйган. Ә аннары лего ярдәмендә мультфильмнар төшерә башлаган. Малай аларны сатып, әнисенең бурычтан котылуына чын күңелдән ышана...
Фото:ura.news
Читайте нас: