Мәскәүдә икенче сыйныфта укучы ике кыз өстенә тәмләткеч сибеп, кар ашаганнар һәм дәваханәгә эләккәннәр. Бу хәл 23 гыйнварда булган, дип хәбәр итә башкаланың Сәламәтлек саклау департаменты.
Кызлар карны дәрестән соң, “продленка” вакытында тәмләп караган. Аларның тәмләп кар ашавын укытучылары күреп калган һәм шунда ук ашыгыч ярдәм чакырткан. Педагог бу турында укучыларның әти-әниләренә дә хәбәр иткән.
"Кызларның хәле артык начар булмаса да, табиблар аларның ашказаннарын юдырткан”, — дип белдерә департаментның матбугат хезмәте.
Хәзерге вакытта кызларның сәламәтлегенә берни дә янамый, ата-аналары аларны өйләренә алып киткән.