+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Мин — укучы!
25 гыйнвар 2020, 13:10

Үсмерләр бозлы суга сикергән...

Үз гомерләрен куркыныч астына куйган малайлар медаль белән бүләкләнәчәк.

Удмуртиянең Сөмси авылында 7нче сыйныфта укучы ике укучы елгага батучы баланы коткарган, дип хәбәр итә төбәк янгынга каршы хезмәте. Бу хәл 7 гыйнварда булган, әмма аның турында гыйнвар азагында гына билгеле булган.
Бу көнне 13 яшьлек Артем Дубровских һәм Даниил Левитских елга ярында тюбингларда шуган. Үсмерләрләр шугычларын боз ныклап туңмаган елга читендә туктата алган. Ә менә алар яныннан шуып узган 7 яшьлек Дима исемле малай вакытында сикереп төшә алмый. Беренче сыйныф укучысы хәтта ярдәмгә чакырып та өлгерми, су астына китә.
Беренчеләрдән булып бозлы суга Даниил сикерә. Ул малайны эләктереп ала. Даниилга йөзүе авыр булганлыктан, иптәше аңа ярдәмгә ташлана. Алар бергәләп баланы ярга чыгара, үз гомерләрен куркыныч астына куеп, Диманы коткара.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Удмуртия Республикасы буенча Баш идарәсе үсмерләрне “Суда батучыларны коткарган өчен”медале белән бүләкләячәк.
Быел елга-күлләрдә боз катламы калын түгел. Шунлыктан аның өстендә йөрү кеше гомере өчен куркыныч тудыра. Бу хакта бигрәк тә балаларны кисәтергә кирәк.
Фото:tobolsk.ru
Читайте нас: