+16 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Мин — укучы!
4 февраль 2020, 17:25

Мәктәпләр карантинга ябыла...

Республикада грипп һәм ОРВИ эпидемиясе башланды.

Башкортстанда балалар бакчалары һәм мәктәпләр карантинга ябыла башлады. Бу грипп һәм ОРВИ белән авыручылар саны арту белән бәйле. Бу хакта төбәк Мәгариф министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Республиканың уку йортлары белем бирү процессын туктата башлады. Бүгенге көндә республика буенча 11 мәктәп һәм балалар бакчасы карантинга ябылган.
Мәктәпләрдә сыйныфлар һәм балалар бакчаларында төркемнәр өлешчә ябыла. Бүгенге көндә мондый сыйныфлар һәм төркемнәрнең саны 84. Дәресләрдә барлыгы 1800дән артык бала юк.
“Роспотребнадзор” мәгълүматлары буенча, 27 гыйнвардан 2 февралгә кадәр республикада 27 469 кеше грипп һәм кискен респиратор вирус инфекциясе белән чирләгән, аларның 69,8 проценты – балалар.
Республика халкы арасында кискен респиратор вирус инфекциясе белщн авыру эпидемия чигенән 35,6 процентка югарырак. Узган атна белән чагыштарганда, ул 31,3 процентка артҡан, тип хәбәр итә ведомство.
Фото:www.interfax.ru
Читайте нас: