+16 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Мин — укучы!
6 февраль 2020, 12:55

9 яшьлек Паша искиткеч картиналар ясый

Сәләтле малай сурәтләре өчен исәпләшүнең бик үзенчәлекле юлын уйлап тапкан.

Түбән Новгород өлкәсенең Арзамас шәһәрендә яшәүче 9 яшьлек Павел Абрамов эт-песиләрнең портретларын ясый. Малай эше өчен түләүне акчалата түгел, ә приютта асралучы хайваннар өчен кирәкле әйберләр белән ала. Приютка хайваннар өчен ярдәм итү идеясе аның бер елдан артык элек туган.
"Паша кечкенә чагында ук хуҗасыз этләрне, песиләрне кызгана иде, ул аларга булышырга тырыша, чөнки алар урамда үз теләге белән түгел, ә кеше гаебе белән калган. Безнең өйдә ике мәче, әбинең шәхси йортында мәчеләр дә, этләр дә бар. Аңа җиде яшь булганда, ул көтмәгәндә мондый хайваннарга ярдәм итүнең гадәти булмаган ысулын уйлап тапкан. Әлбәттә, без улыбызны хупладык. Без генә түгел", — ди яшь рәссамның әнисе Екатерина.
Екатерина һәм Павел — социаль челтәрләрдә "Кечкенә волонтер нәрсә эшли ала?” дигән төркемнең әгъзалары.
Павел инде 50гә якын портрет ясаган, алар өчен кешеләр барлыгы приютта тәрбияләнүче хайваннарга кирәкле килограмм азык-төлек, медикаментлар һәм көнкүреш кирәк-яраклары белән исәпләшкән.
«Без бернинди реклама да бирмибез. Кешеләр безне, нигездә, танышлар аша таба. Йорт хайваннарының портретларына заказ бирәләр. Ә без приютка шалтыратып, аларга нәрсә кирәклеген сорыйбыз. Анда, мәсәлән, ботка өчен ярма, дип җавап бирәләр. Бу — картинага бәя. Без беркайчан да күләмен сорамыйбыз. Һәркем күпме тели, шулкадәр китерә, - ди Екатерина Абрамова.
Хәзергә заказлар кабул итү вакытлыча туктатылган, чөнки Павелга 200гә якын рәсем төшерергә кирәк. Быел сәләтле малай сәнгать мәктәбенә укырга керергә җыена. Әмма үзе курчалаган дүртаяклы дускайларын ярдәменнән ташламаячак.
Фото:nat-geo.ru
Читайте нас: