+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Мин — укучы!
7 февраль 2020, 19:00

Балалар бишәр көн укырга йөрми...

Зилаер районында яшәүчеләр социаль челтәрләрдә зур проблема күтәргән.

Зилаер районының Чулпан авылы урамнарын кар басып китү сәбәпле, балалар мәктәп автобусына кадәр билдән көрт ерып бара. Бу хакта Bash.News чыганагы яза.
Авыл халкы укучы балаларның кар өемнәренә бата-бата мәктәп автобусына кадәр баруын фотога төшереп, социаль челтәрләргә куйган. Урындагы халык аларның районында юлларның бөтенләй чистартылмавына зарлана: укучыларга мәктәп автобусы тукталышына кадәр ерак барырга туры килә, чөнки транспорт якын килә алмый. Ә көчле бураннардан соң балалар бөтенләй өйдән чыкмый һәм 4-5әр көн мәктәпкә йөрми.
Авылда трактор да бар икән, әмма ул эшкә бик сирәк чыга. Кешеләр җирле авыл Советы башлыгының бернинди чара күрмәвенә зарлана. Авыл башлыгы исә моны, кар явып үткәннән соң, техниканың юллардан үтә алмавы белән аңлаткан.
Фото:bash.news
Читайте нас: