+16 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Мин — укучы!
8 февраль 2020, 13:55

Санкт-Петербургтан җиңү белән кайтты

Туймазы шәһәренең 7нче мәктәбе укучысы Реналь Хәбиров мәртәбәле бәйгедә лауреат булуга иреште.

Реналь Хәбиров Санкт-Петербургта үткән фәнни-инженерлык конкурсында лауреат булды. Бу хакта “Туймазы хәбәрләре” басмасы яза.
3-6 февральдә Санкт-Петербургта Фәнни-инженерлык конкурсының финалы узган. Анда Русиянең һәм БДБ илләренең 104 шәһәреннән 500дән артык кеше катнашкан. Конкурсантлар үз проектларын биш төрле секциядә яклаган. Жюри карары буенча Туймазының 7нче мәктәбенең 7нче сыйныф укучысы Реналь Хәбиров “Физиология һәм медицина" юнәлешендә җиңүче булган.
Үсмер “Рожденный помогать” проекты белән чыгыш ясап, Туймазыда эшләп килүче үзәкне тәкъдим иткән. Билгеле булуынча, 2019 елның 6 ноябрендә Реналь, әти-әнисе һәм район хакимияте ярдәме белән, сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен үсеш үзәге оештырды. Атнага ике тапкыр, дәресләрдән соң, ул балалар белән төрле осталык дәресләре үткәрә. Аңа шәһәр педагоглары һәм психологлары булыша.
Тырыш, максатчан, дөньяны яхшы якка үзгәртү теләге белән янучы 12 яшьлек Реналь яңа идеяләр, планнар белән яши. Быел ул Туймазда балаларны юл кагыйдәләренә өйрәтү өчен “Автошәһәрчек” төзергә планлаштыра.
Фото: tv.rbsmi.ru
Читайте нас: