+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Мин — укучы!
8 февраль 2020, 00:30

Уфа мәктәпләре карантинга ябылды

Планлаштырылмаган каникуллар күпмегә барачак?

Вируслы авырулар киң таралу сәбәпле, Уфаның барлык мәктәпләрендә дә укыту процессы туктатылды. Республикада грипп һәм ОРВИ буенча карантинга 167 мәктәп һәм 10 балалар бакчасы ябылды. Бу хакта республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр итә.
Шулай ук авыру балалар күп булу сәбәпле, Нефтекама шәһәренең барлык мәктәпләрендә дә карантин игълан ителде.
Төбәк буенча мәктәпләрдә 157 сыйныф һәм балалар бакчаларында 24 төркем ябылган. Карантин 10 февральдән 16 февральгә кадәр дәвам итәчәк. Укыту дистанцион формада алып барылачак.
Фото:superomsk.ru
Читайте нас: