+19 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Мин — укучы!
12 февраль 2020, 19:10

Бабам белән горурланам!

Дуслар! “Җиңү өчен рәхмәт!” конкурсы дәвам итә. Чираттагы хат Краснокама районының Куян мәктәбеннән килгән.

Бүген укытучы апабыз дәрестә сугыш турында сөйләде. Безгә дә үзебезнең бабаларыбыз хакында материал әзерләргә кушты. Карт бабам турында әниемнән ишетеп белә идем. Тагын сөйләвен үтендем. Әнием йомшак кына итеп аркамнан сөйде, фотоальбом алып, яныма килеп утырды. Бик күп нәрсәләр белдем карт бабам турында әниемнән...
Карт бабам — Ислам Шәйхилислам улы Фәтхиев Бөек Ватан сугышына 21 яшендә китә. Сугышта разведчик була. Бельград, Грептов, Глата һәм башка шәһәрләрне алуда катнаша. Берлинны алуда да катнаша бабам, Җинү бәйрәмен анда каршылый! Батырлыклары өчен Рәхмәт хатлары, медальләр, Кызыл йолдыз ордены белән бүләкләнә. Алар барысы да хәзер безнең өйдә кадерле истәлек булып саклана. Сугыштан исән кайта бабам, гаилә кора, балалар үстерә. Сугыштан соңгы авыр вакытны да күрә. Тик ул беркайчан да бирешмәгән, акыллы, намуслы кеше булып калган. Менә нинди булган бабам!
Сыйныфташларыма бабам турында зур горурлык белән сөйләдем. Укытучыбыз: “Курку белмәс бабаларыгызның дәвамчылары сез, яхшы укырга, алар кебек илебезне сакларга һәрчак әзер булырга тиешсез! — диде.
Азамат Ялилов, 2 нче сыйныф.
Краснокама районының Куян мәктәбе.
Автор фотосы.
Читайте нас: