+12 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Мин — укучы!
13 февраль 2020, 19:05

Мәктәптә тәм-том ашау кирәкме?

Башкортстан мәктәпләрендә ризык автоматлары урнаштыру мәсьәләләре буенча “кайнар линия" эшли башлый.

17 февральдән 2 мартка кадәр “Роспотребнадзор” идарәсе Башкортстанның Гигиена һәм эпидемиология үзәге белән берлектә гражданнарга, юридик берәмлекләргә һәм эшкуарларга мәктәпләрдә ризыклы автоматлар урнаштыру мәсьәләләре буенча консультация үткәрәчәк.
Мәктәпләрдә тәм-том һәм шоколадлы автоматлар урнаштыруга мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин каршы булуын белдергән иде. Аның сүзләренә караганда, тикшерү нәтиҗәләре мондый автоматларда продукциянең калория нормаларына һәм яраклылык вакытына туры килмәвен күрсәткән.
Айбулат Хаҗин билгеләп үтүенчә, автоматлардагы тәм-томнар балаларның аппетитын югалта һәм сәламәт кайнар ризык белән тәэмин ителеш кимүгә китерә, бу сәламәт туклану культурасын үстерү эшенә каршы килә. Автоматларга ата-аналар да еш зарлана.
Төбәк Башлыгы Радий Хәбиров автоматларны алу халыкта билгеле бер реакция тудырачак дип фаразлады. Нәтиҗәдә, автоматлар хуҗалары белән аларны балалар өчен файдалы азык-төлек һәм эчемлекләр белән комплектлау мөмкинлеге турында фикер алышу карары кабул ителде.
Хәзер исә махсус “кайнар линия" ярдәмендә теләгән һәркем белгечләргә азык-төлек, ата-аналар контроле, мәктәп хакимиятенең роле һәм башкалар буенча сораулар бирә ала.
“Кайнар линия” телефоны: 8 800-700-90-30, (шалтырату бушлай); һәр эш көне (дүшәмбе-җомга) 10:00нан 16:00 га кадәр эшли. "Роспотребнадзор"ның Бердәм консультация үзәге: 8-800-555-49-43 (шалтырату бушлай); тәүлек буе эшли. Башкортстан Гигиена һәм эпидемиология үзәге телефоннар буенча консультацияләр үткәрә: 8 (347) 287 85 05, 8 (347) 287-85-09; алар 9:30дан 17:00гә кадәр эшли.
Фото:www.verstov.info
Читайте нас: