+12 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Мин — укучы!
13 февраль 2020, 22:20

Радий Хәбиров Еленаның теләген үтәде

8 сыйныф укучысы республика Башлыгы кабинетында булды.

Узган елның соңгы көннәрендә Башкортстанда “Дуслыкның Яңа ел чылбыры” акциясе узды. Республика укучылары язган 6 мең теләктән торган кәгазь чылбырдан очраклы рәвештә өчесе сайлап алынды. Аларның берсе – Уфадан Елена Казанцеваныкы иде. 8нче сыйныфта укучы кыз республика Башлыгы кабинетын күрергә теләгән.
Кызның хыялы чынга ашты. Радий Хәбиров аңа үзенең эш урынын күрсәтте, көн тәртибе һәм төбәк белән ничек җитәкчелек итүе турында сөйләде. Респулика башлыгы Еленага Мостай Кәримнең “Озын-озак балачак” китабын һәм башкорт осталарының эшләнмәләрен бүләк итте, сәламәтлек һәм укуларында уңышлар теләде.
"Миңа барыннан да бигрәк китаплар белән почмак ошады. Анда безнең ил, республика турында бик күп басмалар бар. Ә мин республика Башлыгы кабинетында катгый мохиттер дип күз алдына китергән идем", - дип хис-кичерешләре белән уртаклашты Елена.
Фото: glavarb.ru
Читайте нас: