+12 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Мин — укучы!
14 февраль 2020, 00:30

Батырханга матч бик ошаган!

Шулай булмыйни! Малай “Салават Юлаев” хоккей клубы уенын бүген президент ложесыннан күзәтте.

Декабрь ахырында “Башкортостан” дәүләт концерт залында үткән “Дуслыкның Яңа ел чылбыры”акциясендә балалар язган 6000 теләк арасында Югары спорт осталыгы мәктәбендә тәрбияләнүче Батырхан исемле малайныкы да бар иде. Бүген, 13 февраль көнне, аның да хыялы чынга ашты. Малай, әнисе белән бергә, “Салават Юлаев” хоккей клубы уенын президент ложесыннан күзәтте.
“Миңа ложедан хоккей матчын карау бик ошады, өстәвенә, боз мәйданда минем кумирларым уйнады. Мин үзем спорт белән шөгыльләнәм һәм бозда уйнауның ничек икәнен беләм. Әлбәттә, бу шатлыклы мизгелләрне миңа һәм әниемә бүләк иткән һәркемгә рәхмәт”, — дигән Батырхан.
“Дуслыкның Яңа ел чылбыры”акциясе кысаларында үтәргә вәгъдә ителгән тагын бер теләк бар. Уфаның 47нче мәктәбеннән София Хаҗигалиева исемле кыз Әскар Абдразаков яки Вилдан Яруллин белән бер сәхнәдә чыгыш ясау турында хыяллана. Тиздән аның теләге дә үтәләчәк.
Фото:bashinform.ru
Читайте нас: