+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Мин — укучы!
15 февраль 2020, 15:30

Укучы кулында кесә телефоны шартлаган...

Бу вакытта 11 яшьлек малай мәктәпкә җыенып йөргән.

Волгоград шәһәрендә кичә 11 яшьлек укучы кулында кесә телефоны шартлаган. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.
Үсмер мәктәпкә җыенып йөргәндә, телефонын чалбар кесәсенә салган. Күпмедер вакыттан соң, аның нык кызуын сизеп, кесәсеннән чыгара башлаган. Шул вакытта телефон малайның кулында шартлаган.
Сыйфатсыз аккумулятор батареясе аркасында термик пешү алган үсмерне дәваханәгә салганнар.
Шундый ук очрак гыйнвар аенда Волгоградның Дзержинский районында булган. Ул чакта зур кешенең куртка кесәсендә телефон шартлаган. Бәхеткә, телефон хуҗасының өс киеме бу вакытта элгечтә булган. Яна башлаган курткасын ул үзе сүндергән.
Читайте нас: