+16 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Мин — укучы!
20 февраль 2020, 19:00

Укытучы дәрестә берничә кием алыштыра...

Моны ул укучылар теманы ныграк төшенсен өчен эшли.

Красноярск шәһәренең 10нчы мәктәбеннән урыс теле һәм әдәбияты укытучысы Елена Пастарнакова дәрестә сөйли торган әсәрләрнең геройлары булып “киенә”. Бу хакта “Шәһәр яңалыклары” хәбәр итә.
Махсус программа ярдәмендә педагог герой костюмының рәсемен ясый, аннары ак киемдә проектор каршына баса, шуннан соң аның “киеме” әдәби персонаж костюмына әверелә.
Укытучы әйтүенчә, ул бу методиканы укучылар әсәрне ныграк төшенсен өчен куллана. Уку гына җитми — персонажларның хис-тойгыларын кичерә һәм тоя белергә кирәк, ди педагог.
Читайте нас: