+16 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Мин — укучы!
22 февраль 2020, 12:20

Сишәмбедән – парта артына

Республика мәктәпләрендә карантин озайтылмаячак.

Вируслы авырулар белән чирләүчеләр саны, бигрәк тә балалар арасында, азая бара. Шуңа күрә республика мәктәпләрендә карантин озайтылмаячак. Уку процессын туктаткан белем бирү учреждениеләре укучылары 25 февральдән янә парта артына утырачак.
Шул ук вакытта эпидемиологлар авыру сезоны әле тәмамланмавын искәртә. Шәхси профилактика чараларын онытмаска кирәк: кешеләр күпләп йөри торган урыннарда мөмкин кадәр азрак булырга тырышырга, кулларны сабын белән юарга, йөткерә-ютәлли торган кешеләрдән ераграк торырга, бүлмәләрне даими җилләтергә, күбрәк витаминлы ризыклар белән тукланырга.
Фото:progorodsamara.ru
Читайте нас: