+16 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Мин — укучы!
23 февраль 2020, 14:45

Хатлар солдатларга юл алды!

Иске Балтачның 2нче урта мәктәбе укучылары районда беренчеләрдән булып “Солдатка хат яз!" акциясен башлап җибәрде.

Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган эшкә, укытучылары Гөлназ Фазылова җитәкчелегендә, 6 А сыйныфы укучылары тотынган.
Кызлар һәм малайлар үз куллары белән районның хәрби хезмәттә булган егетләренә котлау открыткалары ясаган. Җылы сүзләр, ихлас теләкләр белән сугарылган хатлар тиздән Русиянең төрле төбәкләрендә хезмәт итүче солдатларга барып ирешәчәк. Алтынчылар башкаларны да шушы акциягә кушылырга чакыра.
Читайте нас: