Барлык яңалыклар
Мин — укучы!
27 февраль 2020, 17:15

Уку алдынгыларына искергән лимонад таратканнар...

“Отличник”ларның әти-әниләре бу хәлгә шаккаткан.

Омск шәһәре һәм өлкәсе укучыларына губернатор исеменнән яхшы билгеләр өчен бер кап хәреф формасындагы макароннар һәм яраклылык вакыты чыккан бер шешә “Колокольчик” лимонады таратканнар. Бу хакта “Подъем” басмасына бер укучының әнисе сөйләгән.
Кызның әнисе белдерүенчә, мондый бүләкләрне төрле мәктәпләрдән күп кенә балалар алган. "Кызым укыган мәктәптән генә 38 укучы, ә шәһәр буенча 41 мәктәп катнашты", - дигән ул.
Бүләкләү тантанасы “Губернатор көндәлеге” исеме белән узган. Аны төбәк башлыгы исеменнән өлкәнең “Комсомольская правда” гәзите оештырган. Губернатор үзе чарада катнашмаган. Хәер, укучыларга аның белән очрашу вәгъдә иткән булганнар.
Фото:pikabu.ru
Читайте нас в