+19 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Мин — укучы!
27 февраль 2020, 19:00

Укучыларга кесә телефоны кирәкме?

Радий Хәбиров социаль челтәрләрдә әти-әниләрнең үз фикерләрен белдерүен сорый.

Республика Башлыгы Радий Хәбиров социаль челтәрдәге битендә мөһим сорау куйган: мәктәптә укучыларга кесә телефоныннан файдалану кирәкме? Төбәк Башлыгы белдерүенчә, балалар еш кына смартфоннарга текәлеп утыра. Шуңа бәйле ул дәрес вакытында гына булса да укучыларның игътибарын җәлеп итәргә тәкъдим итте.
Радий Хәбиров язуынча, иртән укучылар дәресләргә килгәч тә укытучыга телефоннарын тапшырырга мөмкин. Ә көн дәвамында, әгәр кирәк булса, укучы шалтырата, яки смс җибәрә ала.
Республика Башлыгы сүзләренә караганда, чиновниклардан телефоннарын алгач, аларның эш нәтиҗәлелеге арткан.
"Бәлки, безгә смартфоннарның балалар тормышына йогынтысын чикләргә кирәктер?", — дип сорый Радий Хәбиров социаль челтәрдә әти-әниләрдән.
Ата-аналар үз фикерләрен комментарий итеп яза һәм тавыш бирә ала.
Фото:iguides.ru
Читайте нас: