+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Мин — укучы!
1 март 2020, 15:55

15 яшьлек үсмер уникаль корылма ясаган

Ул югалган кешеләрне табуда ярдәм итәчәк.

Мәскәү шәһәренең 1557нче мәктәбе укучысы Максим Громаков урманда яисә шәһәрдә адашкан кешеләрне эзләүне җиңеләйтүче антенна җайланма эшләгән. Бу хакта Мәскәү мэры һәм Хөкүмәте порталы хәбәр итә.
Максим эшләгән җайланма квадрокоптерлар белән элемтәнең сыйфатын һәм ераклыгын яхшырта, ул волонтерларга югалган кешеләрне эзләргә ярдәм итәчәк. Үсмернең антеналлы корылмасы кешеләрнең кайда булуын тагын да төгәлрәк билгеләргә мөмкинлек бирә. Тугызынчы сыйныф укучысы сүзләренә караганда, "Лиза Алерт" отряды вәкилләре аңа узган ел азагында мөрәҗәгать иткән һәм ул аларга ярдәм итәргә риза булган.
"Хәзерге квадрокоптерлар төрле шартларда төрлечә элемтәдә калырга мөмкинлек бирә: урманда - 500 метр, әгәр басуда эзләүләр барса, өч километр. Ә бу система квадракоптерны очышта озата бару мөмкинлеге бирәчәк. Бу очракта элемтәнең ераклыгын берничә тапкыр арттыра алачакбыз. Тотрыклы элемтә булган очракта, эзләүләр тизрәк барачак", - дип сөйләгән РИА Новости хәбәрчесенә "Лиза Алерт"ның пилотсыз очу аппаратлары юнәлеше җитәкчесе Евгений Герасимов.
Хәзерге вакытта Максимның корылмасы сынаулар уза, әмма киләчәктә аны күпләп ясап, “Лиза Алерт” отрядның барлык төбәк бүлекчәләрен тәэмин итәргә ниятлиләр.
Фото: m24.ru
Читайте нас: