+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Мин — укучы!
3 март 2020, 15:50

Көчле беләкле, кыю йөрәкле!

Бүген бездә бик матур һәм җылы очрашу булды, дуслар. Укытучысы һәм картәнисе белән, ерак араларны якын итеп, редакциябезгә кунакка Илеш районының яшь спортчысы Айдар Әкрамов килде.

Айдарга “Кызыл таң” редакциясенә сәяхәтне Илеш районының Сүлте мәктәбе укытучысы Галимә Сәлих кызы Вәлиуллина оештырды. Дүрт дистә елдан артык балаларга белем һәм тәрбия бирүче тәҗрибәле педагогның төрле яклап сәләтле укучысына һәм аның картәнисе Рима Мөҗәвир кызына шундый күңелле мизгелләр бүләк итүе, берсүзсез, мактауга лаек!
Айдар — Сүлте авылы башлангыч мәктәбенең 3нче сыйныфында укый. Тырыш малай “бишле” билгеләренә генә өлгәшә. Беренче сыйныфтан район үзәге Югары Яркәйнең беренче санлы спорт мәктәбендә атнасына дүрт тапкыр самбо секциясендә шөгыльләнә. Район беренчелегенә үткәрелгән ярышларда, республика күләмендә үткән бәйгеләрдә Айдар һәрвакыт диярлек призлы урыннар яулый.
—Узган елның нояберендә самбо буенча республика Беренчелегенә үткән ярышларда беренче урын алдым. Бу көн минем өчен аеруча истәлекле булды, — ди Айдар.
Шул ук вакытта ул бик нечкә хисле дә икән. Күпсанлы шигъри бәйгеләрнең җиңүчесе. Матур җырлый, клуб сәхнәсендә өздереп бии.
— Мәктәптә, авылда үткәрелгән мәдәни чараларда Айдар бик теләп катнаша. Ул матурлыкны күңеле белән тоя белүче, аңа омтылучы бала, — ди укучысы белән горурланып, Галимә Сәлих кызы.
Әлбәттә, Айдарның уңышларында сыйныф җитәкчесенең өлеше зур. Башкортстанның атказанган укытучысы исемен горур йөртүче укытучысы Галимә Сәлих кызы балаларга тирән белем бирү белән бергә, аларның сәләтләрен ачуга, үстерүгә зур көч сала. Укучылары тырыш, максатчан, булдыклы кешеләр булып үссен өчен вакытын да, көчен дә кызганмый педагог.
Билгеле, Айдарның булдыклы егет булып үсеп килүе гаиләсенә дә бәйле. Фәүдәт картәтисе аны чын егетләрчә кыю, көчле итеп тәрбияләргә тырышса, картәнисе Рима малайның күңеленә изгелек, әхлаклылык орлыклары сала.
Менә шундый шәп егет белән таныштык без бүген! Айдарның уңышлары турында тулырак “Әллүки” журналының тиздән дөнья күрәчәк яңа санында укырсыз, дуслар.
Динар Кәлимуллин фотосы.
Читайте нас: