+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Мин — укучы!
3 март 2020, 11:25

Мәктәп автобусы авариягә очраган...

Бу вакытта салонда дәресләрдән соң өйләренә кайтып баручы ун бала булган.

Кичә, 2 мартта, Дәүләкән районында мәктәп автобусы һәм “Isuz” йөк машинасы бәрелешкән. Бу хакта "Башинформ" агентлыгы хәбәр итә.
Авария Чишмә-Аксеново-Кыргыз-Миякә юлының 48нче километрында булган. Йөк машинасы дәресләрдән соң балаларны өйләренә ташыган мәктәп автобусына барып бәрелгән.
Авария нәтиҗәсендә 44 яшьлек укытучы медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать иткән. Автобус салонында ун укучы булган, аларның берсе дә зыян күрмәгән.
Фото:bashinform.ru
Читайте нас: