+12 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Мин — укучы!
4 март 2020, 12:35

13 яшьлек кызның суда кинәт хәле беткән...

Гимназия бассейнында фаҗигале хәл булган.

Чувашстанның Чабаксар шәһәрендәге гимназияләрнең берсендә фаҗигале хәл булган. Төбәк буенча Тикшерү идарәсе белдерүенчә, физкультура дәресендә, бассейнда йөзгән вакытта, 13 яшьлек кызның кинәт хәле бетә һәм ул судан чыгарга өлгерми, аңын югалта. Физкультура укытучысы аны тартып чыгара һәм “ашыгыч ярдәм” чакырта. Табиблар тырышлыгына карамастан, 7нче сыйныф укучысы вафат була.
Вакыйга урынына тикшерүчеләр эшли. Мәктәп укучысы үлеменең сәбәпләрен ачыклау максатыннан суд-медицина экспертизасы билгеләнгән.
Фото:ria.ru
Читайте нас: