+16 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Мин — укучы!
4 март 2020, 14:05

25 укучының сәламәтлегенә зыян китергән...

Бу хәлдән соң укытучыны эштән җибәргәнннәр.

Мәскәү шәһәренең 1415нче мәктәбендә 1нче сыйныф укучыларының күзләренә зур зыян килгән. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.
2 март көнне укытучы тәнәфес вакытында сыйныфта һаваны зарарсызландыру өчен кварц лампасын кабызып куйган. Әмма балалар сыйныфка кереп, дәрес башлангач та педагог лампаны сүндермәгән. Хәвефсезлек кагыйдәләре һәм әлеге җайланмадан файдалану инструкциясенә ярашлы, болай эшләү бөтенләй ярамый.
Бу хәлдән соң сыйныфтагы балаларның күзләре кызарып чыккан. Аларның күпчелеге әти-әниләре белән табибка мөрәҗәгать иткән. 25 укучының дүртесе генә дәресләргә йөри башлаган. Берничә бала медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать иткән.
Мәгариф департаментының матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, әлеге очрак буенча тикшерү бара, ә укытучыны эштән җибәргәннәр.
Фото:bredynews.ru
Читайте нас: