+12 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Мин — укучы!
4 март 2020, 16:00

Мәктәп укучыларын тукмап киткәннәр

Бу хәл Уфа урамында булган.

Уфа урамнарының берсендә таныш булмаган үсмерләр һәм мәктәп укучылары арасында конфликт чыккан. Билгеле булганча, укучыларның берсенә табиб ярдәме кирәк булган.

Башкортстан Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, мәктәп укучылары урамда йөргәндә, алар янына берничә үсмер килеп, низаг оештырган. Эш зурга киткәч, укучы балаларга кул күтәргән үсмерләр качкан. Әлеге вакытта бу хәлне полиция тикшерә һәм һөҗүм иткән үсмерләрнең шәхесләрен ачыклый.
Читайте нас: